Торт туган конен белэн

Обновлено: 18.04.2024


Кадерле кешегезнең, туганыгызның, күршегезнең һәм хезмәттәшегезнең туган көненә иң матур котлау текстлары бары тик Сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз.

Хезмәттәшебезнең юбилее

Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды, берничә тапкыр районда үз һөнәре остасы булды, республикадагы хезмәттәшләре арасында да аның һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Бик тә оптимист рухлы, шат күңелле, җор телле _______ апа коллективта зур хөрмәт казанды. Аның фикеренә, сүзенә, киңәшенә ничектер барысы да колак сала иде.

Хөрмәтле ______ апа! Сезне күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын дибез. Сезгә хәерле гомер, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез.
Ихтирам белән, ________________леләр.

* * *
Хезмәттәшебез 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Балтач районында иң беренчеләрдән булып үз эшен башлап җибәреп, бүгенге көндә дә батыр йөрәкле ханым Сез! Районның төрле авылларында безгә эш урыннары булдырганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә пар канатыгыз белән берлектә матур, шатлыклы көннәр, балаларыгызның игелеген күреп, яраткан оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп, туганнар җылысын тоеп, хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Тулы тормыш белән яшисез Сез,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек,
Ходай бирсен Сезгә һәр көндә.

* * *
Хөрмәтле _________________! Сезне олуг юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Иң изге теләкләр белән _______________ ширкәте коллективы.

Әнигә 75 яшь
Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әти белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

* * *

Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Тормыш юлларыңда ике балаңа да, әтиебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына иңнәребездәге авырлыкны тоймадык. Һәрчак балаларың дип яшәдең. Рәхмәт, әни, бик зур рәхмәт сиңа!

Иң изге теләкләр белән әтиебез, улың-киленең, кызың-киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа щатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең озынын телибез. Туар таңнарың өметле, көннәрең тыныч, гомер юлың кояш кебек якты булсын. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

* * *
Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Хәерле, озын гомерләр, алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балалар һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Амин!

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.

Рәхмәт сиңа, барсы-барсы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңның якты язында!

* * *
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп озелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.

Әтиебезгә 65 яшь

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп безне сөендереп яшә!

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганга гына,
Табып була олы бәхетне.

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Безнең өчен бик кадерле булган әтиебез дә нәкъ шундый ирләрнең берсе. 45 ел хезмәт куйдың. Шуңа да бүген “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен лаек йөртәсең. Авыл халкына кылган игелекләрең өчен авылдашларыбыз, туганнарыбыз сине хөрмәт итә. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да.
Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

Гомерләрең озын булсын әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син – иң изге һәм иң кадерле.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез, балаларың

Кадерле әтиебез! Туган көнең белән котлап Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Алдагы тормышыңда әниебез белән тигезлектә, исән-сау гомер итүегезне теләп калабыз. Безгә – балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып бергә-бергә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.

* * *
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Ходай Сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!

Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.

Туганыбыз гаиләсе өчен бу көннәрдә өчләтә бәйрәм.
Апабызга 55 яшь тулса, күптән түгел җизнәбез НУРИСЛАМның 60 яшьлек юбилее иде. Гаилә коруларына исә 35 ел. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алар безгә генә түгел, барлык туганнарга да һәрчак ярдәмчел, ачык йөзле, кешелекле, кунакчыл булдылар. Гомер буе якыннарын да, читләрне дә сокландырып яшәделәр.
Апа-җизни! Матур бәйрәмнәрегез уңаеннан сезгә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез: сәламәт булыгыз, тигезлек белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәгез! Алдагы гомерләрегез дә үткәне кебек бәрәкәтле, мул, имин булсын! Гел шулай кешеләргә кирәкле, якыннарыгызга кадерле булып калыгыз!

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Апам искиткеч тырыш, булдыклы, кызыксынучан, вакытлы мәтбугат материаллары белән даими танышып бара, файдалы мәгълүматларны һәрдаим безгә дә җиткерә, мөмкинлегеннән чыгып сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырыша, ашамлыкларның экологик яктан чиста булуына да зур әһәмият бирә, авырганда халык медицинасы чараларын куллануны кулай күрә. Апамның яшь вакытта крючок белән бәйләгән челтәрләрен, аның чиккән өстәл япмаларын без бүгенге көндә дә кадерләп саклыйбыз, апам пешергән тәмле ашларны, камыр ризыкларын-аеруча коймакларын яратып ашыйбыз. Безне җылы бияләй-носкилар белән дә Галия апам тәэмин итеп торды, болардан тыш мамык шәлләр, кофталар да бәйләде, бер сүз белән әйткәндә: яшь чагында нинди эшкә тотынса да шуңа кулы ябышып тора иде.
Апам һәр эшне төгәллек, зур җаваплылык тоеп башкара, теге яки бу ситуацияне алдан күрә белә һәм бездән дә шуны таләп итә. Шундый апам булу белән мин чын күңелдән горурланам.
Кадерле апам! Без сине олы юбилеең белән котлыйбыз, сиңа исәнлек, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

Авырлыклар артта калган булсын,
Бәхет көтсен иде картлыкта!
Бәрәкәтле имин тормышларда
Яшә әле, яшә шатлыкта!

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә!
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә!

Сине яратып, хөрмәт итеп барлык туганнар исеменнән сеңлең

Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле апам! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, бәхет телибез.
Синдәгедәй олы йөрәк, изге күңел
Бик сирәктер, әгәр булса да!
Башкаларны уйлап яшисең син,
Инде 50 яшең тулса да.

Иртән иртүк, “Хәлең ничек?” диеп,
Син сорыйсың, апам, иң элек.
Тормыштан тәм табып яшисең син,
Һәр көн саен кылып изгелек.

Әти-әни, туганнарга гына түгел,
Чит-ятны да читләп үтмисең.
Барысына булышасың теләп,
Үзең берни өмет итмисең.

Башкаларга кылган изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Кайгы күрмә, матур гомер кичер,
Куанып кер гомер көзеңә!

Нинди генә теләк теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.

Әниебезгә 55 яшь
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелебездән ике “бишле”лек юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Безгә һәрьяктан сокланырлык үрнәк булуыңа, кылган изгелекләреңә мең-мең рәхмәт, әни! Алга таба да әтиебез белән тигезлектә, һәммәбезгә олы терәк, оныкларыгызга кадерле әби-бабай булып яшәргә язсын!

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында!

* * *
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык телибез.

Көн дә иртән хәлне белә, ул – Әни,
Көн дә кичен хәл сораша, ул – Әни,
Авыр чакта хәлгә керә, ул – Әни,
Тик бер йөрәк барысын сизә, ул – Әни!

Борчу күрмә, игелек күр һәрвакыт,
Тыныч торсын йөрәккәең көнозын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарың күңел җылысын.

Тормыш иптәшемнең 50 яшьлек юбилее.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган кадерлебезне бәйрәме белән котлыйбыз!
Сөеклебез! Сәламәтлегең ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, сәламәтлегебез ныклы булсын. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.

Канатларны парлап каксаң гына,
Кыя тауга менү җиңел ул.
Минем өчен гомер буе шулай,
Сөеп туймас назлы ярым бул.

Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим,
Язмышыма сине биргәнгә.
Насыйп итсен Ходай бергәлекне,
Гомер көзләренә кергәндә.

Ходай безне кавыштырган чакта,
Бүләк иткән бәхет алмасын.
Икебезгә тигез итеп бүлик,
Үкенечле гомер калмасын.

* * *
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик кешелекле, мәрхәмәтле, олы җанлы, эшчән. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тынычлыкта, гаилә җылысын тоеп, балаларыбызның игелеген күреп, бәхеткә, шатлыкларга төренеп озак яшәвеңне телибез.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, әбиең.

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез _________________ __________ көнне 90 яшь тула.
Җир йөзендә иң кадерле кешебезне олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Әниебезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт, җан тынычлыгын югалтмыйча, безне – балаларыңны сөендереп яшәвеңне телибез. Синең укыган догаларың әле безне бик күп еллар сакласыннар, якласыннар.
Синең алдыңда баш иеп, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.


***

Елның иң матур чагында
Якты майда тугансың
Әткәң-әнкәң бәхетенә,
Чәчкә булып кунгансың

Бу шатлыктан фәрештәләр
Берсен-берсе кочканнар
Аланнарга болыннарга
Күбәләкләр очканнар

Язлар килсә җәйләр булган,
Көзләр килсә кыш булган.
Синең дөньяга килүең
Бик кирәкле эш булган.

Килми калсаң табигатьнең
Зур булачак хатасы
Хатыныңа кем ир булыр
Балаңның кем атасы
(Иреңә кем хатын булыр
Балаңның кем анасы)

Олуг бәйрәмең хөрмәтләп
Әйтик сүз уңаеннан
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!
(Ибраһим Биектаулы)

* * *

Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.


Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!

* * *

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!

Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

* * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

* * *

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

* * *

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

* * *

Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы син ахры шуңа да.


Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.

* * *

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,
Агачлар яфрак коя.
Суык кышны каршыларга
Җыена бөтен дөнья.

Тик күңелдә бүген бәйрәм,
Юк сәбәп боегырга!
Киресенчә, туды сәбәп
Бергәләп җыелырга.

Бергәләп күнел ачарга,
Җырлап, биеп алырга.
Онытып көзге хисләрне,
Күнел ачып калырга.

Бүген Синең туган көнең!
Син дөньяга килгән көн.
Моңсу көздә бәйрәм ясап,
Ничек туа белгәнсең?!

Көзен яуган ләйсән яңгыр,
Көзен аткан чәчәк Син!
Ямь өстәп тормышыбызга,
Дөньяга нур чәчәсең.

Котлы булсын туган көнең,
Күтәренке-күңелең.
Күтәренке күңел белән
Үтсен калган гомерең.

* * *

Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсез дөньяга
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.

Ак карлар, ак биләү, ак шатлык…
Әйтерсең ак чәчәк бәйләме.
Күңелдә яңа җыр уята
Ел саен туган көн бәйрәме.

Яшәгез һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояш нуры сипсен,
Сүрелми гомергә-гомергә.


30 яшь белән котлау

Утыз яшкә житү бик үк

Күңелле түгел инде.

Ни дисәң дә утыз — утыз,

Егерме түгел инде.

Тик шулай да хәлең бигүк

Куркырлык түгел әле.

Ни дисәң дә утыз — утыз,

Ул кырык түгел әле.

Үткән гомерне буйлыйсың…

Уйлыйсың… Шунсыз булмый.

Бер янасың, бер көясең —

Утыз яшь утсыз булмый.

Очкын гына сал күңелгә,

Ялкын кабынып тора.

Бик борчылма, утызда да

Кызык табылып тора.

Борчылуны белми яшә,

Авырлык күрми яшә.

Кайгылар да жиңелә ул,

Жаныңда — сөю жылысы,

Табында ашың булсын…

Калганнарын санап тормыйм,

Жилкәңдә башың булсын.

Тагын ниләр телим, дустым?

Учакта утың булсын.

Шушы тост белән кырыкка

Житәрлек хутың булсын.

Туган көн белән котлау

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килеп

Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Барысы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,

Татып яшә дуслар иңен,

Сөйгән яр иркәләвен.

Кайгылары урап үтсен,

Юкка-барга баш иярлек

Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,

Калкып торсын кесәң дә.

Бу заманда ул да кирәк,

Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне Ходайга

Житкереп куйыйк инде.

Киптереп куйыйк инде.

Туган көн котлавы

Котлы булсын туган көнең,

Якты булсын һәр таңың,

Куанычлар, бәхет-шатлык белән

Үтсен синең гомерең.

Бәйрәм белән тәбриклибез,

Телибез бәхет кенә.

Нурланып торсын йөзләрең,

Бәхетләр иңеп кенә.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Якын дустым, синең туган көнгә

Бүләк итәм шигырь юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның, дустым, үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа, дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә

Багышласын иде көйләрен.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Мин ышанам алда бары бәхет,

Куанычлар сине көткәнгә.

Яшә үз-үзеңә тугры булып.

Үкенмәслек итеп үткәнгә.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән.

Барыбыз да бергә җыелып.

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын hәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа

Ак бәхетләр килсен күренеп,

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Бик гадисең, бик гүзәлсең,

Бар кешегә карата.

Шуңа күрә яше-карты

Сине бердәй ярата.

Бүгенгедәй сөйкемле бул!

Бүгенгедәй бәхетле бул:

Жәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз жилләре искәндә дә,

Жиргә карлар яуганда да

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

«Сәламәтлек, бәхет, шатлык

Булсын иде, — диләр, - күбрәк».

Нидер һаман җитми кебек,

Гади генә бер сүз кирәк.

«Дөнья мәшәкате күмгән,

Ял итәсең, — диләр — сирәк».

Онытылып торыр өчен

Җанга якын бер сүз кирәк.

Гаиләң матур, дөньяң җитеш,

Эзләгәнең таптың, димәк.

Шуннан да зур бәхет булмас,

Сиңа тагын нәрсә кирәк?

Ул сүзне әйтүче кеше —

Яныңдагың, синең терәк.

Җан тынычлыгы бир, Ходай!

Шушы булсын минем теләк.

Хисләр ташый йөрәк түреннән,

Саф теләкләр булып түгелә.

Сине туган көнең белән

Тәбрик итәбез чын күңелдән.

Тормыш юлын уз син шатлык белән,

Авырлыклар юлдаш булмасын.

Озын юлда баскан эзең калсын

Вак яңгырлар аны юмасын.

Кеше гомере артык озын түгел,

Кошлар гына озын гомерле.

Авырмыйча, тазалыкта яшә

Ходай биргән шушы гомерне.

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын куңелең,

Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, гамьле көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

Мин сиңа бер генә теләк телим!

Саулык, саулык, саулык!

Ә саулык ул - озын гомер,

Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!

Күңелең күгендә көн дә кояш,

Көн дә яз булсын!

Җаныңда чәчәкләр атсын!

Мәхәббәт җимешең, хыялыңдагы серле

Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!

Туган көннәр чәчәк белән

Гел янәшә булсак иде!

Безгә тагын ни кирәк?

Энҗе нурлар сибеп елмаюың

Күңелләргә бирә мең дәва.

Синдәй ихлас, киң күңелле кеше

Бармы икән тагын дөньяда!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Нурлы булсын синең күңелең.

Сәламәт бул, ак бәхетләр белән

Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

70 яшькә котлау

Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,

Гомер үтте диеп уйлама.

Әнкәй исән, балаларың янда,

Бәхетле син, әткәй, дөньяда.

Авырлыклар килсә, елмаясың,

Нур чәчә күзләрең көлгәндә.

Беләсеңме, әткәй, син бит безнең—

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,

Дус-ишләрең йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, туксанны да

Үткәрергә язсын бергәләп.

50 яшькә котлау

Тормышның иң ямьле чагы,

Илле яшь - ул аз әле!

Алда әле күпме шатлык!

Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле -

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

40 яшь тулган көн белән котлау

Күңелләрдә канат иде,

Киң дөньялар тар иде.

Кырык яшьлек бабай, диеп

Йөргән чаклар бар иде.

Бүген менә сиңа да бит,

Дустым, кырык яшь икән.

Бер дә бабай диеп булмый,

Кырык — кызык яшь икән.

Үз-үзеңне егет итеп

Тойган чаклар буладыр.

Күңел кайчак матур кызлар

Ягына да борадыр.

Тел тидермик, кырык яшең

Шул килеш — кырык булсын.

Кырык эшең кырылса да

Яшәве кызык булсын.

Хозыр Ильяс һәр эшеңдә

Изгелек кылып торсын.

Теләгәнең булып торсын,

Юлларың уңып торсын.

Шатлыкларың көн дә булсын,

Көненә кырык булсын.

Шуның өчен, әйдә, берне

Күтәрик — кызык булсын.

Апама

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын,

Тормыштагы кылган игелегең

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Миннән теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына, Апа, гел изге.

Туганнарың белән гөр килешеп

Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Әтигә

Изге теләк, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син.

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булганга

Терәк булдың син hәрвакыт

Кирәклесең бүген дә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Якты караш, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Олы синең биргән киңәшең

Туры синең әйткән сүзләрең.

Шатлык, сөенечтән генә торсын

Син үтәсе гомер юлларың.

Әти, гомереңдә hәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит ул

Сәламәт hәм имин яшәвең.

Дәү әнигә

Картаям дип, һич тә хафаланма,

Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,

Әле дә син бар үрнәк алырлык.

Безнең кайгы синең кайгы булды,

Безнең уңышларга куандың.

Үткәннәрең җиңел булмаса да

Киләчәгең булсын матур гөл.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сине . яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә — кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме — менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын-кыз бу чорда алдын-артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Йөзең һәрвакыт якты, мөлаем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

Кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез сине.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.


Туган көн елга бер генә килә. Якыннарыгызны матур котлаулар белән сөендерегә онытмагыз

Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм куанычлы булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!

Сине туган көнең белән тәбрик итэм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.
***

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

Мин телимен сезгә
Көннәрнең яктысын.
Төннәрнең айлысын.
Күрмәсен башыгыз
Ялгызлык хәсрәтен.
Балалар кайгысын.

***
Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гәрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.

Гүзәллекнең үзе булып
Тугансың син җиргә.
Сөеп һәм сөелеп яшә,
Кайгы күрмә бер дә!
***
Килмәсен сиңа кайгылар.
Тимәсен сиңа чирләр.
Һәрчак бул шундый акыллы.
Һәрчак бул шундый чибәр?
***
Котлы булсын …. , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.

***
Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сезгә озын гомер телим,
Куаныч, шатлык телим.
Сабырлык җан тынычлыгы,
Бәхетле картлык телим.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

***
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

***
Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдэй
Якты булсын тормыш юлларың.

Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

***
Туган көннәр чәчәк белән
Ямьлерәк, кадерлерәк.
Гел янәшә булсак иде!
Безгә тагын ни кирәк?

***
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!

***
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

***
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен.
Гел елмаеп гомер кичер син.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Боекмасын һич тэ күңелең,
Гөлле булсын тормыш юлларың.

***
Балаларыңның һәрчак сезгә
Якты булсын иде йөзләре.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын.
Көтсен матур гомер көзләре.

***
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Мин ышанам алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.

***
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын,…. туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрэт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Һәр яңа таң синең өчен
Елмаеп атса иде.
Һәр яңа көн туган саен
Шатлыклар артса иде.

***
Авырлыклар бер дә кичермә.
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзендә шатлык нуры.
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

***
Һәр көн сине котлап кояш чыксын.
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Бәхет бит ул — ныклы сәламәтлек.
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлларында,
Күңелсезлеклэргә юлыкма.

***
Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хылларың якты.
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн Красивые поздравления с днем рождения

Туган конен белэн Красивые поздравления с днем рождения

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белен кадерлем Миляуша Имашева

Туган конен белен кадерлем Миляуша Имашева

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Фирдус Тямаев Туган көн ХИТ HD 720P

Фирдус Тямаев Туган көн ХИТ HD 720P

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн Туган көнең белән С днем рождения

Туган конен белэн Туган көнең белән С днем рождения

Прослушать и скачать mp3 Гузель Уразова Туган кон

Гузель Уразова Туган кон

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн Яна жырлар һәм котлаулар

Туган конен белэн Яна жырлар һәм котлаулар

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белен апакаем Миляуша Имашева

Туган конен белен апакаем Миляуша Имашева

Прослушать и скачать mp3 Гульшат Арсланова Туган конен белэн

Гульшат Арсланова Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Туган көнең белән

Туган көнең белән

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Туган көнең белән

Туган көнең белән

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 МИЛЯУША ФАЗУЛЗЯНОВА Туган Конен Белэн Эни HD

МИЛЯУША ФАЗУЛЗЯНОВА Туган Конен Белэн Эни HD

Прослушать и скачать mp3 Радик туган конен белен

Радик туган конен белен

Прослушать и скачать mp3 Лэбибэ Туган кон с участием актеров театра Камала

Лэбибэ Туган кон с участием актеров театра Камала

Прослушать и скачать mp3 Зу ляй ля Туган конен белэн

Зу ляй ля Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Гульнара Тимержанова Туган көн Г Тимерҗанова

Гульнара Тимержанова Туган көн Г Тимерҗанова

Прослушать и скачать mp3 ВИДЕО 0001060

Прослушать и скачать mp3 ВИДЕО 0000887

Прослушать и скачать mp3 Туган кенен белен дустым

Туган кенен белен дустым

Прослушать и скачать mp3 Анвар Нургалиев Туган кен

Анвар Нургалиев Туган кен

Прослушать и скачать mp3 ВИДЕО 0000923

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 ВИДЕО 000080

Прослушать и скачать mp3 С днём рождения Миляуша Видео открытка с музыкой с днём рождения Миляуша

С днём рождения Миляуша Видео открытка с музыкой с днём рождения Миляуша

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн

Туган конен белэн

Прослушать и скачать mp3 Туган конегез белэн

Туган конегез белэн

Прослушать и скачать mp3 Шатлыклы туган конен Гульфия Шакирова сузлэре Рима Шакирова музыкасы

Шатлыклы туган конен Гульфия Шакирова сузлэре Рима Шакирова музыкасы

Прослушать и скачать mp3 Видео открытка Туган көнең белән Әнием С днём рождения Мама

Видео открытка Туган көнең белән Әнием С днём рождения Мама

Прослушать и скачать mp3 Алсу Абульханова Туган кен

Алсу Абульханова Туган кен

Прослушать и скачать mp3 Котлы булсын туган көнең

Котлы булсын туган көнең

Прослушать и скачать mp3 ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН С Днем рождения

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН С Днем рождения

Прослушать и скачать mp3 Сәгыи ть Гыи башев Әниемнең туган көне бүген Сагит Гыйбашев

Сәгыи ть Гыи башев Әниемнең туган көне бүген Сагит Гыйбашев

Прослушать и скачать mp3 Исхак Хан Туган кен

Исхак Хан Туган кен

Прослушать и скачать mp3 Туган конен белэн Энием Футаж

Туган конен белэн Энием Футаж

Прослушать и скачать mp3 Алинә Давыдова Туган көн

Алинә Давыдова Туган көн

Прослушать и скачать mp3 Туган көн белән котлау Поздравление с днем рождения на татарском

Туган көн белән котлау Поздравление с днем рождения на татарском

Прослушать и скачать mp3 Туган кен матурым Поет Гелнара Тимержанова Заказать слайд шоу

Туган кен матурым Поет Гелнара Тимержанова Заказать слайд шоу

Прослушать и скачать mp3 Айгуль Бариева Туган кон

Айгуль Бариева Туган кон

Прослушать и скачать mp3 Эниемнен туган коне

Эниемнен туган коне

Прослушать и скачать mp3 Туган көнең белән Ишәк Д Сабиров пародия

Туган көнең белән Ишәк Д Сабиров пародия

Прослушать и скачать mp3 Абый белэн сенел

Абый белэн сенел

Прослушать и скачать mp3 Азат Имаев Туган конА Имаев муз Р Чурагул слГДК

Азат Имаев Туган конА Имаев муз Р Чурагул слГДК

Прослушать и скачать mp3 Салават Фатхетдинов Туган кон

Салават Фатхетдинов Туган кон

Прослушать и скачать mp3 туган кон видео

туган кон видео

Прослушать и скачать mp3 60 яшьлек юбилей белэн

60 яшьлек юбилей белэн

Прослушать и скачать mp3 ВИДЕО 0001186

Прослушать и скачать mp3 Туган кондэ

Здесь Вы можете скачать Видео Туган Конен Белен. Слушайте онлайн в хорошем качестве, скачивайте mp3 в высоком качестве без регистрации.

Обратите внимание! Все песни были найдены в свободном доступе сети интернет, а файлы с произведениями не хранятся и не загружаются на наш сервер. Если Вы являетесь правообладателем или лицом, представляющим правообладателя, и не хотите чтобы страница с произведением, нарушающие Ваши права, присутствовала на сайте, воспользуйтесь данной формой.

Видео Туган Конен Белен

Главная Роль Всем Счастья

Аллен Карр Легкий Способ Бросить Пить

Дафна Дю Морье Доля Секунды

Ирина Аллегрова С Днем Рождения На Синтезаторе

Alok Alan Walker Dimitri Vegas Like Mike Melhores Musicas Eletronicas 2020 Tomorrowland 2020

Читайте также: